РФ мәдәният волонтерлары саны 300 мең кешегә җитте, дип хәбәр итте РФ мәдәният министры Ольга Любимова. "Бу безнең өлкәдә ниндидер файдалы эш эшләргә теләгән егетләр" - дип язды министр үзенең Telegram-каналында, агымдагы елда мәдәният волонтерлары сафына 100 меңнән артык кеше керде, дип билгеләп үтте.
Министр сүзләренә караганда, ел эчендә иреклеләр профессионаллар белән бергә 11 мең мәдәни мирас объектында эш алып барган.
Ольга Любимова волонтерларның мәдәният өлкәсендәге эш нәтиҗәләре турында "Без бергә" форумы кысаларында "Знание" Россия җәмгыяте студиясенә биргән интервьюсында сөйләде.