ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

20 декабрьдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында Россия Федерациясенең атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының халык рәссамы Владимир Акимовның «Миф чынбарлык буларак» (Яр Чаллы) күргәзмәсе ачыла.

Күргәзмәдә 100 гә якын рәсем әсәре тәкъдим ителәчәк.

Казанда «Һөнәр» XIV Бөтенроссия яшь режиссура фестивале төгәлләнде. 5-11 нче декабрь көннәрендә Татарстан, шулай ук Владимир, Чиләбе һәм Санкт-Петербург театрлары алып килгән 23 спектакльне карап булды. Фестивальнең төп мәйданчыклары Казан театрлары иде, ә Чаллы һәм Әлмәт драма театрлары спектакльләрен үз мәйданчыкларында күрсәтте.

2022 елның 15 декабрендә 14:00 сәгатьтә "Зөя утрау-шәһәрчеге" дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында Пермь шәһәренең заманча сәнгать музее белән берлектә оештырылган "ПЕРММ" күргәзмәсе ачылачак.


11
декабрь, 2022 ел
якшәмбе

Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзенең юбилеен М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә зур концерт "Безгә - 85!" программасы белән билгеләп үтте. Бу кичәдә коллектив солистлары лаеклы бүләкләр алды. Ә юбилей концертына чакырылган кунак "Тавыш" конкурсында җиңүче Динә Гарипова булды.


10
декабрь, 2022 ел
шимбә

8-10 декабрьдә Красноярск һәм Красноярск ягында Татарстан киносы көннәре уза. Программаны "Татаркино" мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Алсу Әбелханова тәкъдим итәчәк.

Кичә 83 яшендә шагыйрь, популяр җырлар авторы, Татарстан Республикасы язучылары берлеге әгъзасы, С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залының элеккеге директоры Мансур Әхмәт улы Шиһапов вафат булды.

2023 елның 30 мартыннан 2 апреленә кадәр Мәскәү Кунак Сараенда заманча сәнгать ярминкәсе һәм Art Russia арт-форумы узачак. Чара дүртенче тапкыр оештырыла.


9
декабрь, 2022 ел
җомга

Бүген 8 декабрьдә “Юха” милли татар фольклоры мотивлары буенча беренче фэшн-фильм онлайн-прокатка чыкты. Татар халкының мәдәнияте турында күптән көтелгән премьераны түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин.

Бүген 9 декабрьдә Казан Кремлендә ТР Милли музееннан "Татар шамаиле" һәм Петербург ислам мәдәнияте музее "Биш очлы йолдыз" күргәзмәләре тәкъдим ителде.

8-9 декабрь Башкортстан башкаласында «Россия музей маршрутлары» бөтенроссия проектының йомгаклау сессиясе уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International