Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бинасында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Сирия Гарәп Республикасы мәдәният министры Любана Мушавех очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашты.
Очрашу барышында мәдәни сәясәтнең төп юнәлешләре, һөнәри сәнгатьне үстерү, мәдәни учреждениеләр эшчәнлеген оештыру, тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау һәм матди булмаган мәдәни мирас мәсьәләләре буенча фикер алышынды. Яклар мәдәният өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек һәм халыкара мәдәният өлкәсендә тәҗрибә алмашу мәсьәләләрен карады.
Шулай ук очрашу барышында Ирада Әюпова Сирия кино җитештерүчеләрен Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашырга чакырды.
Очрашу ахырында яклар бер-берсенә истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Сирия Гарәп Республикасы мәдәният министры Любана Мушавех кичке программасында - М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында «Пиковая дама» операсында булуны планлаштырды.
Иртәгә Сирия делегациясе вәкилләре Татарстан Республикасының алдынгы мәдәният учреждениеләренә визит кылачак.