Бүген Әлмәт театрында «Снежность» хәйрия фестивале старт алды.
Быел фестиваль кунаклары 7 шәһәрдә: Первоуральск, Екатеринбург, Чиләбе, Озерск, Әлмәт, Ижау һәм Петропавловск-Камчатскида иң яхшы театр һәм музыка коллективларының 46 спектаклен карый алачак.
ХIХ-нче балалар хәйрия театр фестивале чараны гомуми тема - «Время добрых дел» дип берләштерде.
Әлмәт афишасында - Мәскәү курчак театры («Атаклы Мойдодыр», 8 һәм 9 декабрь), Ульяновск курчак театры («Носорог һәм Жираф», 9 декабрь), Яр Чаллы татар драма театры («Әбугалисина», 10 декабрь) спектакльләре бар. Моннан тыш, 8 декабрьдә балалар нәшриятлары катнашында китап ярминкәсе узачак.
«Атаклы Мойдодыр» спектаклен Әлмәтнең 19нчы мәктәбендә тәрбияләнүчеләр балалар өчен махсус күрсәтеләчәк.