ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның декабренә кадәр «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең төбәк этабы узды. Иҗади бәйгедә Татарстанның балалар һәм яшьләр коллективлары һәм студияләре катнашты.

Бүген ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләреннән торган берләшкән команда Халыкара коррупция белән көрәш көненә багышланган агарту-имидж чарасында икенче урынны алды. Команданы җиңүе белән котлыйбыз һәм алга таба дәүләт хезмәтендә уңышлар телибез!

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы татар халкы мәдәниятен саклап калучы, үстерүче һәм популярлаштыручы әсәрләр булдыруда Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алуга конкурс башлануы турында игълан итә. Гаризалар 2022 елның 20 декабренә кадәр кабул ителә.

Инвалидлар декадасы кысаларында Тинчурин театры 7 декабрьдә Яшел Үзәндә чыгыш ясады. Шәһәрнең мәдәниятне үстерү үзәгендә «Менә сиңа куш кулым» инклюзив бәби-спектакле күрсәтелде.

Бүген Сальвадор мәдәният министры Мариэмм Эунисе Плейтес Киньонес Россия Федерациясендә Сальвадор Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Сантакрус Пердомо Юрий Павел белән ТР мәдәни учреждениеләре белән танышты.

26 декабрьдә 18.30 сәгатьтә Г.Камал исемендәге театрда Гран-при иясе Мөслим районы Халык театры «Зәңгәр шәл» спектаклен күрсәтә һәм «Идел-йорт - 2022» ХII төбәкара театр коллективлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була.

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында I Бөтенроссия бәби-театрлар фестивале тәмамланды. Минзәлә районының мәктәпкәчә яшьтәге 300 сабые өч көн эчендә 9 спектакль карады. Алар арасында мобилизацияләнгән гаилә балалары да бар иде. Бу оештыручылардан бүләк булды.

9 декабрьдә Яшел Үзән шәһәренең Сәнгать галереясендә балалар өчен «Яшел Үзән тылсымнары» мультимедияле туган як проектын тәкъдир итү булачак. Проект укучыларны Яшел Үзән шәһәре һәм Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы тарихына һәм тикшеренүләренә җәлеп итү өчен тәкъдим ителә. Проект Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.


6
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бинасында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Сальвадор мәдәният министры Мариэмм Эунисе Плейтес Киньонес һәм Россия Федерациясендә Сальвадор Республикасының Тулы вәкаләтле илчесе Сантакрус Пердомо Юрий Павел белән очрашты.

Бүген Татарстан Республикасының «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә РФ Тунис Республикасының Илчелеге һәм Санкт-Петербургның Дәүләт Рус музее ярдәме белән «Александр Рубцов. Тунис белән Россия арасында» дип исемләнгән күргәзмәсе ачыла. Быел коллекционерның зур монографик җыелышы Санкт-Петербургта Дәүләт Рус музеенда күрсәтелгән иде һәм менә хәзер әлеге күргәзмә Казанда ТР ДССМ «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә тәкъдим ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International