Россиядә Ватан Геройлары көне - ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата.
Бүген 9 декабрьдә Советлар Союзы Герое Кузнецов Борис Кирилл улына М.Горький урамы, 3Б йорт адресы буенча мемориаль такта ачу тантанасы булды, ул анда 2015 - 2020 елларда яшәгән.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Герое, "Татарстан Геройлары" иҗтимагый хәйрия оешмасы рәисе Газинур Хәйруллин, Б.К. Кузнецовның тол хатыны Әлфия Солтан кызы Филатова, шәһәр халкы катнашты.