ТР Мәдәният министрлыгы татарстанлыларны 2023 елга ведомствоның максатлары һәм бурычлары турында фикер алышуда катнашырга чакыра

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

2023 елга Татарстан Республикасы башкарма органнары максатларын һәм бурычларын формалаштыру буенча ачык онлайн тавыш бирү тәмамланды.

Гражданнар Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының иң өстенлекле максатлары һәм бурычлары өчен тавыш бирделәр. Тәкъдим ителгән вариантлардан тыш, республика халкына үз вариантларын формалаштырырга тәкъдим ителде.

Тавыш бирүнең барлык нәтиҗәләре белән сылтамада танышырга мөмкин.

Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру проектын гамәлгә ашыру һәм аларның үтәлешен җәмәгать контроле кысаларында 2022 елның 19 декабрендә 15:00 сәгатьтә ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында (Пушкин ур., 66/33) 2023 елга гавами максатларны һәм бурычларны билгеләү булачак.

Иҗтимагый совет утырышында шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм алдан теркәлү узган гражданнар катнаша алачак. Теркәлү өчен анкетаны Madina.Hamidullova@tatar.ru электрон адресына "Цели 2023" тамгасы белән җибәрергә кирәк. Анкета бирүнең соңгы көне - 18.12.2022.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International