9 декабрьдә Ватан Геройлары көнендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы "Безнең арада геройлар" күргәзмәсе ачылачак. Проект ХХ-ХI йөзләрдәге хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы татарстанлыларга багышланды.
Күргәзмә "Герой-якташлар Йолдызлыгы" залында узачак. Зал Бөек Ватан сугышында катнашучыларга - Советлар Союзы каһарманнарына багышланган; биредә легендар очучы Михаил Девятаев турында күргәзмә уза. Геройның улы Александр Михайлович Девятаев белән очрашу "Безнең арада геройлар" проектын ачуда узачак.
Күргәзмә 15 сәгатьтә ачыла. Тантаналы чарада “Юнармия” хәрәкәте һәм республиканың ДОСААФ вәкилләре, Казанның Суворов һәм Танк училищесы курсантлары катнаша.
"Безнең арада геройлар" күргәзмәсен 2022 елның 20 декабренә кадәр музейга керү билетлар буенча һәм Пушкин картасы буенча карарга мөмкин.