Халыклар Дуслыгы дәүләт орденына ия булган Татарстан Республикасы җыр һәм бию ансамбле “Бие һәм җырла, минем Росси!” V Бөтенроссия халык биюе фестивалендә ике номер тәкъдим итте. Чара Дәүләт Кремль сарае сәхнәсендә узды.
7 декабрьдә РФ Президенты Владимир Путин игълан иткән Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында Дәүләт Кремль сараенда 5нче тапкыр бөтен Россиядән танылган академик хор һәм бию коллективлары җыелды. Быел фестиваль Президентның Мәдәни инициативалар фонды һәм “Росконцерт” оешмасы тарафыннан хупланды. Октябрь-ноябрь айларында абруйлы белгечләр берләшмәсе катнашында Россия төбәкләрендә фестивальнең сайлап алу этаплары узды.
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле фестиваль Гала-концертының һәр ике бүлегендә дә номер тәкъдим итте. Коллективның сәнгать җитәкчесе, Россия Федерациясенең атказанган артисты һәм Татарстан Республикасының халык артисты Айрат Хәмитов сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы Дәүләт ансамбле үзенең йөзек кашын күрсәткән: беренче бүлектә – “Тезмә” биюен, икенчесендә – Минзәлә биюен.
“Безнең коллектив Дәүләт Кремль сараенда “Бие һәм җырла, минем Россия!” фестивале кысаларында чыгыш ясады,- диде Айрат Хәмитов. – Бу безнең өчен зур дәрәҗә. Тамаша залы туп-тулы иде. Без яраткан тамашачыга осталыгыбызны, татар халкының матурлыгын, тарихын, гореф-гадәтләрен илнең төп сәхнәсендә күрсәттек”.
ТР Дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе билгеләп үткәнчә, фестиваль байраклары астында Россиянең һәм Беларусьның иң көчле коллективлары җыелган. Монда М.Е.Пятницкий ис. дәүләт академик рус халык хоры, “Вайнах” Чечен дәүләт академия бию ансамбле, Беларусь Республикасының дәүләт академия бию ансамбле, Мари Элның “Марий Эл” бию ансамбле һәм башка бик күпләр катнашкан.
Сүз уңаеннан, быел үзенең 85 еллыгын билгеләп үтүче ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле ел дәвамында республика районнары һәм Россия шәһәрләре буйлап гастрольләрдә булды. Гастрольләр РФ Мәдәният министрлыгының “Без – Россия” программасында катнашу нәтиҗәсендә шактый күбәйде.
Коллектив директоры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Юрий Жуков сөйләгәнчә, 2022 ел – РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Россия халыкларының мәдәни мирасы елы, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел, ә коллектив өчен ул Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең 85 еллыгы. Мондый девизлар астында Дәүләт ансамбле гастрольләргә бай булды. “Бу елны без республиканы һәм милли сәнгатьне пропагандалап, концерт-гастроль эшчәнлегенә багышладык”, – дип билгеләде Юрий Жуков.
Коллектив шул исәптән Пермь, Свердловск, Әстерхан, Волгоград, Самара, Чиләбе өлкәләрендә, Удмуртиядә, Башкортостанда, Ханты-Манси автономияле округында булды, Ульяновскта Федераль Сабантуйда, Саранскида авыл Сабан туенда, Якутиядә һәм Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрендә һәм башка зур чараларда чыгыш ясады. Ансамбль шулай ук беренче тапкыр Витебсктагы “Славян базары” фестивалендә республиканың милли сәнгатен лаеклы рәвештә күрсәтте. Коллектив Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында коллектив Түбән Камада, Яр Чаллыда, Уфада, Мәскәүдә “Болгар эзләре буенча” концерт программасы белән чыгыш ясады. Ә Дүләт ансамбленең йомгаклау концерты 16 декабрьдә Казанда “Әкият” балалар үзәгендә узачак.
10 декабрьдә Казанда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә зур юбилей концерты узачак. Тамашачылар 30 артык концерт номерын күрә алачак. Концерт Татарстанның атказанган артисты, “Голос” проекты җиңүчесе, “Евровидение” финалисты Динә Гарипова катнашында уза. ТР Дәүләт ансамбленең хор төркеме белән берлектә ул “Гөлҗамал” татар халык җырын башкарачак – бу уртак иҗади эксперимент.
Бу кичтә сәхнәгә “Созвездие-Йолдызлык” XXII ачык республика телевизион яшьләр фестивале катнашучылары – Мамадыштан “Лаборатория” бию коллективы һәм Биектау районыннан Әдилә Зиннәтулина да чыгыш ясаячак. Алар – ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең “Милли гореф-гадәтләрне саклаган өчен” “Республика казанышы” махсус бүләгенә ия булды.
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле балалар вокаль-хореография студиясендә тәрбияләнүчеләр дә үз иҗатларын тәкъдим итәчәк. Коллективның сәнгать җитәкчесе, Россия Федерациясенең атказанган артисты һәм Татарстан Республикасының халык артисты Айрат Хәмитов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта студиядә 5 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге 50 якын бала шөгыльләнә. Студиянең иң яхшы укучылары дәүләт ансамбле артистлары белән бер сәхнәгә “Гармун-гармун”, “Яз” һәм “Егетләр” номерында чыгачак.
Айрат Хәмитов әйтүенчә, концертта ТР Дәүләт ансамбле артистларының күп санлы соло номерлары планлаштырылган. “Алтын фонд”тан тыш, яңа номерлар да тәкъдим ителәчәк. Программа “Халкым” патриотик җыры (В. Усманов музыкасы, Н.Касыймов сүзләре) белән тәмамлана. Бу җыр ансамбльнең иҗади язмышына аваздаш. “Безнең коллектив-милләтнең чын йөзе, - дип ассызыклады ТР Дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе. - Гүзәллек, югары осталык, башкаруның күңелгә үтеп керүе һәм җанлы тавыш – болар барысы да беркемне дә битараф калдырмыйча, энергиянең бердәм үзәгенә җыела”.