«Әкият» курчак театры артистлары «Снежная королева» хәйрия спектаклен күрсәттеләр

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген 8 декабрьдә «Әкият» курчак театры инвалидлар ункөнлеге кысаларында кечкенә кунаклар өчен үз ишекләрен ачты.

Ганс Христиан Андерсенның «Снежная королева» балалар постановкасына (Евгений Шварц пьесасы) хәйрия фондларыннан 200дән артык баланы чакырганнар - «Альпари», «Шәфкать», «Вера», «Иман», «Имануры», «Апрель», «Нарасый», «Надежда», «Мамино сердце», «Дети Едины». Шулай ук әкиятне Республика балалар клиник хастаханәсенең онкология бүлегендә дәваланучы балалар да күрә алды.

«Әкият» курчак театры актив хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнә һәм ел саен шундый чаралар үткәрә, дип билгеләп үтәбез. Моннан тыш, артистлар шулай ук балалар йортларында һәм интернатларда чыгыш ясыйлар, балаларга спектакльләр һәм яхшы кәеф бүләк итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International