Владимир Путин Леонид Любовскийны 70-еллыгы белән котлады

2007 елның 26 феврале, дүшәмбе

Шимбә көнне Россия Президенты композитор, Н. Җиһанов ис. Казан дәүләт консерваториясе профессоры Леонид Любовскийны 70-еллык юбилее белән котлады.

Владимир Путин телеграммасында мондый юллар бар: "Күренекле, талантлы компоитор буларак сез иҗатыгызда илебезнең музыка сәнгате традиөияләрен дәвам итәсез. Сезнең әсәрләрегез бек профессиональ танылу һәм симфоник музыканы сөючеләрнең мәхәббәтен яулап алган. Шунысы сөенеч: сез җәмгыять тормашана һәм талантлы яшьләргә дә игьтибарыгызны бирәсез".

Президент юбилярга нык саләмәтлек, илһам һәм уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International