Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган музыкант Софья Гуляк Американың Вашингтон штатында узган Уильям Кэпелл исемендәге Халыкара пианистлар бәйгенесендә җиңү яулады.

2007 елның 25 июле, чәршәмбе

    Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган музыкант Софья Гуляк Американың Вашингтон штатында узган Уильям Кэпелл исемендәге Халыкара пианистлар бәйгенесендә җиңү яулады. Әлеге бәйге инде 1971 елдан үткәрелеп килә, быел анда 11 илдән 25 музыкант катнашкан. Россия исеменнән Софья Гуляктан тыш, шулай ук Софья Лисиченко-Лисица һәм Александр Орлов та чыгыш ясаган.
    Софья Гуляк белән финалга исә Америка музыкантлары - Сара Данешпур һәм Спенсер Майер чыккан. Өчесе дә рус композиторлары әсәрләрен сайлаган. Софья Сергей Рахманиновның 3-нче фортепиано концертын уйнаган. Җиңүче исеменнән тыш, Казан музыканты 25 мең доллар күләмендә акчалата бүләк тә алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International