"Мин тарихчы түгел, мин - менеджер. Тарих институтына очраклы гына килеп эләктем. Әмма 10 ел эчендә тарихны өйрәндем. Монда коллектив лаеклы кешеләрдән тора. Мин аларга эшләргә комачауламыйм. Бу еллар эчендә 400дән артык хезмәтне дөньяга чыгардык.
Евразиядә һәм Россиядә ныклы урын билибез", - дип белдерде бүген ТР Фәннәр академиясе президиумының Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтына 10 ел тулуга багышланган киңәйтелгән утырышында институт директоры Рафаил Хәкимов. Бүгенге тантанада ТР Фәннәр академиясе академиклары һәм Тарих институты хезмәткәрләре генә түгел, хакимият, республиканың фәнни һәм мәдәни-агарту оешмалары вәкилләре, зыялылар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты Россиядәге иң абруйлы төбәк институтларының берсе. Татарларны өйрәнү өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекнең бер буыны булып тора. Институтта 8 бүлек бар. 2007 елның 1 февраленнән музей белеме һәм архитектура тарихы бүлеге дә эшли башлады. Грантлар һәм бюджеттан тыш акчаларны җәлеп итү ярдәмендә Ислам белеме тикшеренүләре үзәге, Алтын Урда тикшеренүләре үзәге, Иранистика үзәге, Казан федерализм үзәге, Мәдәни мирас институты оештырылды. 2003 елда Саратов шәһәрендә институт карамагындагы татарлар мәсьәләләре буенча Фәнни советның бүлеге ачылды.
Институт хезмәткәрләре Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа шәһәрләренең академик һәм вуз үзәкләре, Бөекбритания, Германия, Болгария, Венгрия, АКШ, Төркия, Украина, Франция, Балтия һәм Скандинавия дәүләтләренең университет һәм тикшеренү үзәкләре белән элемтәләр урнаштырды. Шулай ук ИРСИКА һәм ЮНЕСКО халыкара оешмалары белән турыдан-туры иҗади багланышлар барлыкка килде.
Бүген галимнәрне Тарих институтының 10 еллыгы белән котларга ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов килгән иде. Ул Рафаил Хәкимовсыз институтны күз алдына китерү авыр икәнлеген әйтте. "БДБ һәм чит ил галимнәре институт галимнәре хезмәтләре белән таныш. Бу хакта ишетү дә күңелле. Тарих хәтере бу тиз уза торган дөньяда зур әһәмияткә ия. Тарихны белмәү - бетүгә юл тоту дигән сүз. Без әле институт галимнәре тарафыннан язылган бер генә мәкалә белән танышмабыздыр әле. Мин үзем "Гасырлар авазы" журналын яратып укыйм", - диде вице-премьер. Ул үз вакытында Татарстан Президентының институтны оештыруга фатиха бирүен рәхмәт хисләре белән искә алды. Бу елларда республиканың тел һәм башкалага 1000 еллыкны билгеләү нисбәтеннән алга атлавын да билгеләп узды. "Бу безнең тарихта - алтын елъязма. Алар халыкка бүләк ясадылар", - диде ул. Рафил Моратов шулай ук институт хезмәткәрләре йөрткән идеяләрне тормышка ашырырга әзер икәнлекләрен хәбәр итте.