Татар театрлар фестивалендә 11 иҗат коллективы катнашачак

2007 елның 19 феврале, дүшәмбе

Татар театрының 100 еллыгы уңаеннан март аенда Казанда зурлап театрлар фестивале узачак.

Шушы көннәрдә аның афишасы билгеле булды. Башкаланың Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үтәчәк бәйрәмдә Татарстан һәм Россия төбәкләрендә эшләүче дистәдән артык татар коллективлары катнашачак.

"Интертат"


 Шулай итеп, фестивальне 16 мартта К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры М.Әмирнең "Гөлшаян" комедиясе белән ачып җибәрәчәк. 17 мартта Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры "Печән базары" драмасын тәкъдим итәчәк. 18-е - Түбән Кама Татар драма театры И.Юзеевның "Соңгы төн" трагедия-легендасын, 19-ы Кырымтатар дәүләт Академия музыкаль драма театры Б.Билаловның "Милләтем" театраль концертын күрсәтәчәк.
 20 мартта Г.Камал сәхнәсендә Әлмәт Татар дәүләт драма театры Г.Камал белән Г.Кариевның "Аерылабыз ахрысы..." дигән моңсу комедиясен, 21 мартта Чаллы Татар дәүләт драма театры Г.Камалның "Банкрот" комедиясен, 22 мартта С.Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры М.Галәүнең "Мөһаҗирләр" әсәрен куячак.
 М.Фәйзи исемендәге Оренбург Татар дәүләт драма театры исә Р.Шәрифнең "Көзге өметләр" драматик хикәясе белән 23 мартта, Туймазы Татар дәүләт драма театры М.Кәримнең "Ташлама утны, Прометей!" трагедиясе белән 24-ендә, Уфа "Нур" Татар дәүләт драма театры Х.Ибраһимовның "Җизнәкәй" музыкаль комедиясе белән 25-ендә чыгыш ясаячак. Г.Камал театры артистлары үзләре 26 мартта Н.Исәнбәтнең "Гөлҗамал" драмасы премьерасын тәкъдим итәчәк. Театрлар фестивале 27 март - Халыкара театрлар көнендә татар театр сәнгатенең юбилеена багышланган тантанлы кичә белән тәмамланачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International