ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2007 ел
дүшәмбе

20-нче гыйнварда  Казанда Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевне "Ватан алдындагы казанышлар өчен" I дәрәҗәдәге орден белән бүләкләде.


18
гыйнвар, 2007 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда узган Әдәбият һәм сәнгать елына нәтиҗә ясап, мәдәният темасына язучы журналистларны тәбрикләделәр.

25-26 гыйнварда республиканың Алабуга шәһәрендә рәссам Иван Шишкинның (1832-1898) тууына 175 ел тулуга багышланган тантаналар узачак.


17
гыйнвар, 2007 ел
чәршәмбе

19 гыйнварда Казанның Г.Тукай әдәби музеенда мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың тууына 175 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак.

 "Бер ел гына мәдәниятле булып булмый. Алга таба да республикада мәдәният, сәнгать һәм әдәбиятны үстерүгә зур игътибар бирергә кирәк", - дип белдерде бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Татарстанда узган Әдәбият һәм сәнгать елына нәтиҗә ясап.

 

Татарстан Премьер-министры урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева фикеренчә, республикада заманча фикерли һәм яңа идеяләрне тормышка ашырырлык әдәбият һәм сәнгать белгечләре җитешми.


15
гыйнвар, 2007 ел
дүшәмбе

Бүген, 15 гыйнвар - Нәҗип Җиһановның (1911-1988) туган көнендә Казанның мәдәният һәм сәнгать әһелләре композитор, СССРның халык артисты, СССР Дәүләт премиясе лауреаты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Социалистик хезмәт героеның Арча зиратындагы каберенә чәчәкләр куйды.


14
гыйнвар, 2007 ел
якшәмбе

17 гыйнварда Казандагы Республика яшүсмерләр китапханәсендә язучы Рафаил Газизов белән очрашу узачак.


12
гыйнвар, 2007 ел
җомга

Бүген башкаланың Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры үзенең ишекләрен ачты. Биш айга сузылган ремонттан соң яңартылган театр бинасында бүген кич тамашачыларга быелгы сезон премьерасын - Туфан Миңнуллинның "Алты кызга бер кияү" исемле лирик комедиясен тәкъдим иттеләр.


11
гыйнвар, 2007 ел
пәнҗешәмбе

Муниципаль китапханәләр арасында Яшь сайлаучы клубы проектына конкурс игълан ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International