Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Балтач районында авыл хуҗалыгы алдынгылары белән очраша.
Районның терлекчеләре һәм сыер савучылары җыены Чепья авылында яңа Мәдәният йортын ачу тантанасы белән ачылып китте. Мәдәният йортын каршында Балтач районының авыл хуҗалыгы уңышларына багышланган күргәзмә дә оештырылган иде.
Балтач районының Чепья авылы җирлеге 7 торак пункттан тора. Чепья, Арбор, Мельничная, Иске Чепья, Сырья, Тагашур, Яңгырчы авылларында барлыгы 3012 кеше яши. Чепьяның үзендә - 1609 кеше.
Моңа кадәр Мәдәният йорты элеккеге чиркәү бинасында урнашкан булган. Аның икенче катында китапханә эшләгән. 2001 елның сентябрендә авылда яңа Мәдәният йорты төзелә башлый. Проект эшләрен "Татагропромпроект" ачык акционерлык җәмгыяте, төзелешне исә Балтач районының "Альтаир" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять алып барган. яңа бина 300 урынга исәпләнгән. Анда шулай ук Балтачның сәнгать мәктәбе бүлеге дә ачылачак. Вокал, хореография, думбра, баян һәм фортепьяно дәресләре алып барылачак. Һәвәскәр сәнгать, шахмат һәм шашка түгәрәкләре дә эшли башлар дип көтелә. Яңа Мәдәният йортының алтасмасын Минтимер Шәймиев, Балтач муниципаль районы башлыгы Марат Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары, ТР Мәдәният министры Зилә Вәлиева кисте. Бүген Татарстан Президентының Балтач авыл хуҗалыгы алдынгылары белән очрашуы да шушы яңа бинада уза.
Билгеле булганча, Балтач районы узган елгы эш нәтиҗәләре буенча төп җитештерүчеләр арасына кергән. 2006 елда республикада 1 млн. 618 мең тонна сөт савылган. Балтачта - 47 мең 008, Яшел Үзәндә - 37 мең 429, Актанышта - 32 мең 377, Әлкидә - 30 мең 696, Әтнәдә - 29 мең 589, Югары Осланда - 27 мең 077, Саба районында 25 мең 079 тонна сөт тапшырылган. Балтач күрсәткече генә дә Кама Тамагы, Менделеевск, Кайбыч, Балык Бистәсе кебек районнарның күрсәткечләрен кушкан кадәр күләмдә булды. Узган атнада Татарстан Президенты, Казан Кремлендә авыл хуҗалыгы алдынгылары белән очрашканда, Балтач хезмәтчәннәре янына үзе барып, аларның хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, баш иеп кайтачагын әйткән иде.
Бүген Минтимер Шәймиев, халык алдында чыгыш ясаганда, тагын бер кат шушы сүзләрне кабатлады. Ул Балтач районының күпмилләтле халык булуын, биредә мари, удмурт, рус, чуваш, татар һәм башка бик күп милләтләрнең гасырлар буена үзара дус, тату һәм тыныч яшәүләрен билгеләп үтте. Шуңа күрә ул бөтен Татарстан районнарына Балтачны авыл хуҗалыгындагы уңышларын һәм менә шушы дустанә яшәүләрен үрнәк итеп куйды. Алга таба да балтачлыларга тырышып эшләргә кушты, исәнлек-саулык теләде. Мондый җитеш тормышта бүген кешеләр арасындагы җылы мөнәсәбәтләрне саклау мөһимлеген белдерде. Быел республикада Хәйрия елы игълан ителүен хәбәр итте һәм анда катнашырга чакырды.
Район башлыгы Марат Зарипов әйтүенчә, соңгы елларда Балтачта Татарстан Хөкүмәте җитәкчелеге ярдәмендә 3 яңа Мәдәният йорты төзелгән, алтысына капиталь ремонт ясалган. Район җитәкчелеге үз чиратында Татарстан җитәкчеләренә моның өчен рәхмәтен җиткерде.