Казанда I Халыкара классик гитара фестивале узачак. ТР Композиторлар берлеге һәм С.Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге тарафыннан оештырылучы фестиваль 28-30 мартта үтәчәк.
Анда Ауропа һәм Россиянең танылган яшь гитарачылары - Италиядән Флавио Сала, Алмания һәм Черногорьедан Горан Кривокапич, Мәскәүдән Артем Дервоед һәм Сергей Рутнев, Казаннан Виталий Харисов һәм Айнур Бегутов катнашачак.
ТР Композиторлар берлегеннән хәбәр итүләренчә, фестиваль тантаналы рәвештә 28 мартта ТР Эчке эшләр министрлыгының Мәдәният үзәгендә ачылачак. Биредә "Россия турында истәлекләр" дип исемләнгән бәйрәм концерты булачак. Шул көнне үк ТР Композиторлар берлеге залында Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Бөтендөнья гитарачылар ассоциациясе әгъзасы, композитор Игорь Рехин белән иҗади очрашу, балалар музыка мәктәпләре укучылары өчен мастер-класслар, күмәк импровизация дәресләре үтәчәк.
29-ы көнне исә программа буенча шулай ук Композиторлар берлегендә гитарачыларның авторлык концертлары каралган. Фестиваль 30 мартта С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Гала-концерт белән тәмамланачак. Анда Казанның Заманча музыка оркестры да чыгыш ясаячак.