ТР Мәдәният министрлыгының коллегия утырышы узачак

2007 елның 7 феврале, чәршәмбе

15-16 февральдә ТР Мәдәният министрлыгының коллегия утырышы узачак. Ул министрлыкның һәм мәдәният оешмаларының узган елдагы эшчәлегенә нәтиҗәләр ясау һәм агымдагы елга бурычларын билгеләүгә багышланачак. Коллегиядә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты, ТР муниципаль районнар, Мәдәният йортлары, китапханәләр, музейлар, китап нәшриятлары вәкилләре, барлыгы 600гә якын кеше җыелыр дип көтелә.
 ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 15 февральдә коллегиядә катнашучылар төрле секцияләргә бүленеп эшләячәк. Әйтик, республика һәм муниципаль музей директорлары "Хәзинә" галереясендә Россиянең Музей фондын оештыру һәм сакланышын тәэмин итү", ТР Мәдәният министрлыгында сәнгать оешмалары җитәкчеләре "Театр-тамаша учреждениеләре һәм уку йортлары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре" темасына сөйләшүләр алып барачак. "Татаркино" дәүләт учреждениесендә исә республиканың кино учреждениеләре җитәкчеләре, муниципаль районнарның мәдәният идарәләре, үзәкләштерелгән китапханә системасы вәкилләре шулай ук узган елга нәтиҗәләр чыгарачак.
 Шул ук көнне кич мәдәниятчеләр Казан Кремлендәге ТР Дәүләчелеге музеенда һәм "Эрмитаж-Казан" үзәгендә "Ат өчен ярты патшалык..." күргәзмәсендә булачак, кичен исә В.Качалов исемендәге Зур Рус дәүләт драма театрында "Визит дамы" спектаклен карыячак.
 16 февральдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында коллегиянең киңәйтелгән утырышы узачак.


  "Интертат", Айгөл Исхакова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International