Очрашуда катнашкан ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева соңыннан журналистлар белән әңгәмәдә әйткәнчә: "Алтын мөнбәр" елдан-ел кино төшерүчеләрдә һәм тамашачыларда зур кызыксыну уята бара. Бу нисбәттән, безгә Татарстан Президентының теләкләрен ишетергә һәм аның ярдәмен сизәргә кирәк иде һәм без моңа ирештек тә: Минтимер Шәймиев "Алтын мөнбәр"не Көнчыгыш Канна фестиваленә тиңләргә кушты", - дип сөйләде.
Минтимер Шәймиев үзе дә "беренче вакытларда Казан Халыкара фестивален Каннаныкы белән бутасалар - зыян юк", дип шаяртты. "Быелгы фестивальгә 46 илдән 200дән артык нәфис һәм документаль фильмнар китергәннәр. Мондый кызыксыну бик сирәк була, хәтта Мәскәүнең күптәннән үткәрелеп килүче кинофестивалендә дә аның кадәр фильмның булганы булмады. Тик без ярышырга җыенмыйбыз, ә бары тик бу төр сәнгать өлкәсендә үз урыныбызны табуыбызны әйтәбез", - диде Минтимер Шәймиев. Татарстан Президенты сүзләренчә, нәкъ менә кино сәнгате төрле милләт һәм диннәр арасында үзара аңлашу мөнәсәбәтләрен үстерергә ярдәм итә. Ул алга таба фестивальне эчтәлек һәм профессиональ бәя бирүчеләрне җәлеп итү ягыннан да баетырга киңәш итте. Ә фестивальне оештыруда катнашучыларга бердәм идеяне - халыклар һәм диннәр дуслыгын, мәдәниятләр алмашу эшен ныгытырга ярдәм итүләре өчен рәхмәтен белдерде.
ТР Президенты сараенда узган очрашуда шулай ук Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе, "Алтын мөнбәр" Халыкара мөселман киносы фестивале президенты Равил хәзрәт Гайнетдин, Ислам мәдәнияте үзәге президенты Абдул-Вахит Ниязов, "Ислам дөньясы" телевидеокомпаниясе президенты, кинофестивальнең генераль директоры Зәүди Мамигров, "Сат-Мәскәү" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте идарә рәисе Әнвәр Мәмәтов, Татарстан ягыннан исә - фестивальнең оештыру комитеты рәисе вазифасын башкаручы ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева белән берлектә, ТР Президентының дәүләт киңәшчесе Тимур Акулов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый, "Татаркино" дәүләт учреждениесе директоры Владимир Батраков та катнашты.
Билгеле булганча, өченче "Алтын мөнбәр" Казанда 7-12 сентябрь көннәрендә узачак. Ачылыш һәм ябылу тантаналары "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында булачак. Бәйге программасындагы фильмнар "Кольцо" сәүдә үзәгендәге "КароФильм" кинотеатрында, ә бәйгедән тыш программадагылар "Мир" кинотеатрында күрсәтеләчәк.
Алда әйтелгәнчә, быелгы фестивальгә 46 илдән 200дән артык фильм килгән. Беренче фестивальдә алар - 12 илдән 40 эш, икенчесендә исә инде 20 илдән 62 кино әсәре иде. Өченче фестиваль бигрәк тә Ауропа кинематографистларының игътибарын җәлеп итте. Быел анда 14 Ауропа дәүләте катнашырга теләк белдерде.
Өченче "Алтын мөнбәр"дә традицион призлар, Татарстан Президентының махсус бүләге белән беррәттән "ТӨРЕКСОЙ" Халыкара оешмасы да "Төрки дөнья кинематографиясен үстерүгә өлеш керткән өчен" өстәмә премия булдырган.
Әйтергә кирәк, быелгы фильмнарны, кино белгече, узган елгы фестивальнең жюри әгъзасы С.Лаврентьев җитәкчелегендә комиссия сайлады. Бәйге программасына 49 фильм керде (аларның 16-сы - тулы метражлы, 15-е - кыска метражлы, 12-се - документаль фильм һәм 6-сы - телевизон репортаж). Бәйгедән тыш программага исә 26 әсәр алынды (11-е - тулы метражлы, 5-се - кыска метражлы, 10-сы - документаль фильм). Жюрига быел кинодраматург О.Агишев, Сириядән актер һәм режиссер Гассан Массуд, Болгариядән танылган кинооператор, режиссер Радослав Спассов, Мисырдан күренекле актриса Аль Амри Сафия, Латвиядән режиссер Лайла Пакалныня, Россиядән "Мусульмане" телетапшыруы җитәкчесе И.Антипов чакырылды.
Фестиваль ачылышында Татарстан Президенты, шулай ук Россия, БДБ һәм ерак чит илләрдән күп санлы кунаклар килер дип көтелә.
Intertat.ru