Симфоник һәм халык уен кораллары оркестрлары гүзәл затларга концерт куячак

2007 елның 20 феврале, сишәмбе

Татарстанның Дәүләт симфоник оркестры 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты тәкъдим итәчәк.

3 март көнне Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында гүзәл затларыбыз өчен "Барысы да мәхәббәт турында..." дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрәчәк. Программада Дж.Гершвинның мәхәббәт турындагы җырлары һәм чит ил композиторларының танылган әсәрләре яңгыраячак. Җырларны Татарстанның атказанган артисткасы Лилия Чугунова башкарачак. Оркестр белән Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Скуратов дирижерлык итәчәк. Бәйрәм концертын музыка белгече Светлана Захарова алып барачак.
 Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Анатолий Шутиков сәнгать җитәкчелегендәге ТР Дәүләт халык уен кораллары оркестры да хатын-кызларыбызны игътибарсыз калдырмый.
 Оркестр 6 мартта башкаланың М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында "Be my lovе" дип исемләнгән концерт куячак. Анда солистлар итеп, Санкт-Петербург Мария театрыннан Халыкара бәйгеләр лауреаты Даниил Штода (тенор), Мария театрының Яшь опера җырчылары академиясеннән Елена Цветкова (меццо-сопрано) чакырылган. Кичәне филармониянең музыка белгече Лилия Апакова алып барачак.


  "Интертат", Лилия Гаделшина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International