ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2008 ел
пәнҗешәмбе
12 декабрь көнне сәгать 14.00 дә Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгында Россиянең Атказанган, Татарстанның Халык артисты Альберт Асадуллинның матбугат-конференциясе үтәчәк.

10
декабрь, 2008 ел
чәршәмбе
11-13 нче декабрь көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының утырышы үтә. Анда Россиянең барлык регионнарыннан Конгресс лидерлары катнашачак.

       Бүген сәгать 15.00 тә Татарстан Республикасы Милли музееның икенче катында “Казан татарларының декоратив-кулланма сәнгате: тарих һәм бүгенге чор” дип аталган күргәзмә ачыла. Тәкъдир итү кичәсе “Россия музейларында ислам мирасы: киңлек чикләре һәм үрнәкләр” фәнни-гамәли конференциясе кысаларында узачак.


9
декабрь, 2008 ел
сишәмбе
     10 нчы декабрь көнне сәгать 14.00 дә “Хәзинә” Милли сәнгать галереясенең икенче катында “Мөселман гаиләсе” дип аталган мөселман дөньясы фотографларының эшләре күргәзмәсе ачыла.

11 декабрьдә Казанда татар әдәбиятының классигы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 130 ел тулуга багышланган чаралар үтәчәк.


6
декабрь, 2008 ел
шимбә

10 нчы декабрь көнне сәгать 12.00 дә ТР Мәдәният министрлыгы бинасында җырчы Алсуның татар телендәге “Туган тел” (“Родная речь”) дип аталган яңа альбомын тәкъдир итүгә багышланган матбугат конференциясе үтәчәк.

 


4
декабрь, 2008 ел
пәнҗешәмбе
 

    Татарстанның авыл мәктәпләрендә, район үзәкләре һәм кечкенә шәһәрләрнең кинотеатрларында ай буе Айдар Хәлим повесте буенча “Риваять” кинокомпаниясе төшергән татар телендәге “Өч аяклы ат” фильмы күрсәтеләчәк. Фильмны Чаллы, Бөгелмә, Чистай, Алабуга, шулай ук республиканың 33 муниципаль районының яшь тамашачылары күрә алачак.

5 нче декабрь көнне 15.00 сәгатьтә “Хәзинэ” Милли сәнгать галереясендә “Шигъри келәм” дип аталган әдәби кичә үтәчәк.


28
май, 2008 ел
чәршәмбе

2008 елның 6 июненнән алып 30 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Милли музеенда “Могҗизалар һәм ачышлар дөньясы” исемле күргәзмә эшлиячәк.


15
май, 2008 ел
пәнҗешәмбе

2008 елның 16 маенда 14 сәгатьтә Габдулла Тукайның әдәби музеенда Гаилә елына багышланган “Габдулла Тукай җәмгыятьнең әхлакый нигезләре турында: шагыйрь иҗаты ХХI гасыр рухи кыйммәтләре яктылыгында” дигән Тукай укулары узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International