2008 елның 16 маенда 14 сәгатьтә Габдулла Тукайның әдәби музеенда Гаилә елына багышланган “Габдулла Тукай җәмгыятьнең әхлакый нигезләре турында: шагыйрь иҗаты ХХI гасыр рухи кыйммәтләре яктылыгында” дигән Тукай укулары узачак.
Тукай укулары беренче тапкыр Татарстан Республикасы Милли музее, Габдулла Тукайның әдәби музее, Татарстан язучылар берлеге, Тукай җәмгыяте тарафыннан 1994 елда оештырылган.
Биредә галимнәребез алдында торган шагыйрь мирасын барлау, иҗатының әлегә кадәр күрелмәгән якларын өйрәнү мәсьәләләре күтәрелә, Тукай мирасының яңа катламнары ачыла.
Укулар инде 14 ел рәттән Габдулла Тукайның әдәби музеенда үткәрелә.
Тукай укулары материаллары аерым җыентык итеп 1998, 1999 нчы елларда чыгарылган. Гаилә елына багышланган әлеге Тукай укулары материалларын да бастыру күздә тотыла.
Укуларда республикада танылган галимнәр белән беррәттән күренекле язучылар, дин әһелләре, аспирантлар, студентлар да чыгыш ясаячак.
Шулай ук монда Казан шәһәре мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Мәдәният өлкәсендә өстәмә белем бирү институты тыңлаучылары чакырулы.