Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгында Альберт Асадуллинның матбугат конференциясе үтәчәк

2008 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

12 декабрь көнне сәгать 14.00 дә Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгында Россиянең Атказанган, Татарстанның Халык артисты Альберт Асадуллинның матбугат конференциясе үтәчәк. Ул артистның иҗатына һәм Казанда үтәчәк юбилей бенефисына багышлана.

Альберт Асадуллинның 60 яшьлек бенефисы 14 нче гыйнварда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International