11-13 нче декабрь көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының утырышы үтә. Анда Россиянең барлык регионнарыннан Конгресс лидерлары катнашачак.
Җыелыш барышында катнашучылар конгресс өчен актуаль мәсьәләләр, эш нәтиҗәләре һәм алдагы эшчәнлек турында фикер алышачак.
Утырышка Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының татар яшьләре форумы бюросы әгъзалары да чакырылган. Яшьләр “Хәтер көне”н үткәрү форматын үзгәртү турында сөйләшәчәк. Аларның максаты – бу чараны Казанны саклаучыларны Искә алу көне дәрәҗәсенә күтәрү. Әлеге көн барлык кешеләр өчен дә уртак булырга тиеш, чөнки Казанны саклаучылар арасында татарлар гына түгел, Татарстанда яшәүче башка милләт вәкилләре дә булган.
13 нче декабрь көнне түгәрәк өстәлләр үткәреләчәк, шулай ук IV “Алтын мөнбәр” Халыкара Казан мөселман киносы фестивалендә җиңгән “Өч аяклы ат” фильмы күрсәтеләчәк. Тәкъдим итү кичәсенә фильмның продюсеры Илһам Сафиуллин, повесть авторы, язучы Айдар Хәлим, сценарий авторы, режиссер Нурания Җамалиева, төп рольне башкаручы Зөлфия Вәлиева, оператор Эдуард Ситдыйков чакырылган.