Милли сәнгать галереясендә әдәби кичә үтәчәк

2008 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

5 нче декабрь көнне 15.00 сәгатьтә “Хәзинэ” Милли сәнгать галереясендә “Шигъри келәм” дип аталган әдәби кичә үтәчәк.

Чара дәвамында кунаклар “Мөселман сәнгате җәүһәрләре” күргәзмәсе белән танышачак, “Келәмчелек белән шигъриятнең аваздашлыгы” дип аталган чыгыштан кызыклы мәгълүматлар ишетә алачак.

Кичәдә иҗатлары шәркый дөньяга йөз тотучы шагыйрьләр – Илсөяр Иксанова, Розалина Шаһиева, Госман Садә, Рәмис Аймәт катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International