10 нчы декабрь көнне сәгать 12.00 дә ТР Мәдәният министрлыгы бинасында җырчы Алсуның татар телендәге “Туган тел” (“Родная речь”) дип аталган яңа альбомын тәкъдир итүгә багышланган матбугат конференциясе үтәчәк.
Шушы ук көнне сәгать 18.00 да “Пирамида” мәдәният үзәгендә әлеге альбом тәкъдир ителәчәк.
Альбомга татар халык җырлары, шулай ук замана авторларының махсус Алсу өчен язылган иҗат җимешләре кергән. Альбом исеме итеп алынган җырны Алсу Ренат Ибраһимов белән бергә башкара.
Альбомны сатудан кергән файда Алсу һәм Рәлиф Сафин оештырган “Салават күпере” (“Радуга”) хәйрия фондына күчереләчәк. Алга таба җырчы әлеге акчаны Татарстандагы балалар йортының берсенә тапшырырга исәпли.
Проект Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.
Аккредитация үтү өчен гаризалар 8 (843) 292 07 53 телефоны яки PRtatar@ya.ru электрон адресы аша 9 нчы декабрь сәгать 16.00 га кадәр кабул ителә.