Авторлар әлеге картинаны беренче тапкыр бу елның 19 нчы октябрендә “Алтын Мөнбәр” кинофестивалендә халыкка чыгарды. “Өч аяклы ат”ны төшерүчеләр “Иң яхшы оператор эше” номинациясендә “Алтын мөнбәр”гә лаек булды. Ул фильмның операторы Эдуард Ситдыйковка тапшырылды. Авторитетлы жюри “Өч аяклы ат”ны конкурста катнашучы Һиндстан, Индонезия, Иран, Англия, АКШ, Үзбәкстан, Мисыр, Сүрия, Швейцария, Австралия, Германия, Нидерланд, Норвегия, Канада, Фәлистыйн, Әзербәйҗан, Россия, Иордания, Согуд Гарәбстаны, Яңа Зеландия, Төркия, Испания, Кыргызстан кинематографистлары эшләре арасыннан аерып билгеләп үтте.
Фильм 1948 нче ел вакыйгалары турында сөйли. Кәбир исемле авыл малае “Бамбук” кушаматлы аксак ат белән авыр һәм хәтәр сәфәргә чыга. Аларга, Кәбирнең әнисен – фронтовик хатыны Санияне төрмәдән коткару өчен, туган авылларына кайтып җитәргә кирәк. Санияне совет милкенә зыян салуда гаеплиләр. “Өч аяклы ат” – табигать белән кешенең бәйләнеше тарихы, таянычын югалтып, җанварлар тарафыннан ботарланган, аксак ат хәлендә калган халык тормышы драмасы да. Ничек кенә авыр булса да, өч аяклы ат, бала әйдәве белән, бала мәхәббәте белән алга атлый.
Фильм бу җәйдә Биектау районының бер авылында төшерелгән. Төп герой – Кәбир ролен мәктәп укучысы Ильнас Хәлиуллин уйный. Фильмның актерлар составы шактый көчле: артист, “ЗөЛәйЛә” триосы солисты Зөлфия Вәлиева, РФ халык артистлары Әзһәр Шакиров һәм Ринат Таҗетдинов, Олег Фазылҗанов, Флера Хәмитова, Илдус Әхмәтҗанов, Хәлил Мәхмүтов һәм башкалар.
Казанга “Өч аяклы ат” гыйнвар башларында килеп җитәчәк.