10 нчы декабрь көнне сәгать 14.00 дә “Хәзинә” Милли сәнгать галереясенең икенче катында “Мөселман гаиләсе” дип аталган мөселман дөньясы фотографларының эшләре күргәзмәсе ачыла. Ачылу тантанасында Иран Сәнгать академиясе каршындагы “Саба” оешмасының Халыкара бүлек җитәкчесе Пураки ханым, Иран Сәнгать академиясе каршындагы “Саба” оешмасының Башкаручы директоры Махдиан әфәнде, шулай ук Иран Республикасының Казандагы Генераль консулы Реза Багбан Кондори катнашачак.
Күргәзмәдә мөселман халыкларының гадәт-йоласы, шатлык-хәсрәтенә багышланган 50 дән артык эш тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәгә килүчеләр Бангладеш, Бахрейн, Гыйрак, Иран, Косово, Пакистан, Фәлистыйн, Согуд Гарәбстаны, Төркиядән – барысы 38 фотографның эшләре белән таныша алачак.