ТР Милли музеенда татар халкының декоратив-кулланма сәнгате күргәзмәсе ачыла

2008 елның 10 декабре, чәршәмбе

       Бүген сәгать 15.00 тә Татарстан Республикасы Милли музееның икенче катында “Казан татарларының декоратив-кулланма сәнгате: тарих һәм бүгенге чор” дип аталган күргәзмә ачыла. Тәкъдир итү кичәсе “Россия музейларында ислам мирасы: киңлек чикләре һәм үрнәкләр” фәнни-гамәли конференциясе кысаларында узачак.

Күргәзмәдә тарихи һәм заманча декоратив-кулланма сәнгатенең Татарстан Республикасы Милли музеенда саклана торган үрнәкләре урын алган. XVII-XIX гасырлардагы декоратив-кулланма сәнгатенең үзенчәлеге алтынлап чигү, мозаика, тамбурлы чигү һәм тегү, зәркән һәм каллиграфия сәнгате үрнәкләре аша күрсәтелгән.

Күргәзмәдә бүгенге заман осталарының эшләнмәләре белән дә танышырга мөмкин булачак. Алар арасында “Туран” Милли мәдәният үзәгенең алтын куллары тарафыннан башкарылган милли костюмнар, Cофья Кузьмина, Илдүс Гайнетдинов, Наилә Кумысникова кебек осталарның күн мозаика үрнәкләре, зәркән остасы Лидия Рыговская, керамика остасы Борис Шубин хезмәтләре дә урын алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International