ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2008 ел
сишәмбе

21 февраль көнне Республика яшүсмерләр китапханәсендә “Син минем җанымның яртысы” дип исемләнгән кичә үткәрелә. Гаилә елы һәм Халыкара туган тел көненә багышланган әлеге чарада шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова катнаша.


15
гыйнвар, 2008 ел
сишәмбе
Татарстан Җөмһүрияте мәдәният министрлыгы, Татарстан республикасы яшүсмерләр китапханәсе, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Татарстан язучылар берлеге татар әдәбияты классигы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 130 ел тулуга багышлап “Югалмас мирас эзеннән” дип исемләнгән конкурс игълан итәләр. Конкурсның максатлары: яшьләрдә Гаяз Исхакый иҗатына кызыксындыру уяту, китапханәләрнең язучы әсәрләренә игътибарларын арттыруга булышлык итү.

2008 елның гыйнварь аенда татар халкының бөек мәгърифәтчесе, дин белгече, тарихчысы һәм фәлсәфәчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 190 ел була.


10
гыйнвар, 2008 ел
пәнҗешәмбе
12-15 гыйнварда  Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясе сәхнәсендә танылган җырчы Әлфия Авзалованың 75 яшьлек юбилеена багышланган концертлары булачак.
14 гыйнвар көнне 18.00 сәгатьтә Качалов театрында “Раифадан Раштуа бүләге” исемле хәйрия концерты үтәчәк. Әлеге чара –казанлыларга изге йортның Раштуа бәйрәме бүләге.
 

9
гыйнвар, 2008 ел
чәршәмбе
3 нче гыйнвардан 9 нчы гыйнварга кадәр үткәрелгән  “Ак юрта” иҗади халыкара проектында Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Чувашстан республикалары, Чиләбе өлкәсе һәм Санкт-Петербург шәһәреннән  килгән 14 рәссам катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе буенча комиссиясе 2008 елда әлеге бүләккә ия булырга теләүчеләрдән хезмәтләр кабул итә башлады.

14
декабрь, 2007 ел
җомга
Яңа ел алдыннан   «Альянс Франсез» мәдәни-агарту оешмасы француз музыкасын яратучылар өчен яңа исемнәр тәкъдим итә. Казанлылар белән очрашуга тумышы белән көньчыгыштан булган француз җырчысы Мурат киләчәк.
14 декабрь 18.00 сәгатьтә «Ак Барс Галерея» күргәзмә залын ачу тантанасы узачак.

13
декабрь, 2007 ел
пәнҗешәмбе

15 декабрь ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда «Art of Jazz» Халыкара джаз клубы катнашында  «Рождественские встречи в усадьбе Сандецкого «От Чайковского до Гершвина…»» дип исемләнгән кичәләр циклының ачылу тантанасы була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International