11 декабрьдә Казанда татар әдәбиятының классигы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 130 ел тулуга багышланган чаралар үтәчәк.
Сәгать 10.00 да ТР Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында “Гаяз Исхакый иҗаты: бүгенге караш” дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. Чарада Башкортстан, Чувашия, Казахстан, Төркия, Татарстан фән эшлеклеләренең докладларын тыңларга мөмкин булачак. Конференция кысаларында “Гаяз Исхакый һәм татар әдәбияты”, “Гаяз Исхакый һәм татар теле, мәгарифе, тарихы” темаларына фикер алышу да көтелә.
Конференция Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә үткәрелә.
11 декабрь көнне сәгать 18:00 да М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Гаяз Исхакый истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә үтәчәк. Анда Татарстан Республикасының алдынгы иҗат коллективлары: ТР Дәүләт симфония оркестры, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, ТР Дәүләт фольклор ансамбле, ТР Дәүләт камера хоры, республиканың сәнгать әһелләре һәм иҗадый яшьләр катнашачак.
Кичәдә С. Амутбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры һәм Яр Чаллы татар драма театры артистлары Гаяз Исхакый пьесалары буенча куелган спектакльләрдән өзекләр күрсәтәчәк.