2008 елның 6 июненнән алып 30 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Милли музеенда “Могҗизалар һәм ачышлар дөньясы” исемле күргәзмә эшлиячәк.
Татарстан Республикасы Милли музееның иң борынгы һәм кызыклы җыелмаларын туплау табигать тарихы бүлегеннән башланып китә. Аңа Казан университетының күренекле һәм атаклы галимнәре Штукенберг А.А., Катанов Н.Ф., Рузский М.Д. һәм башка белгечләр нигез сала. Музейның зоологик коллекцияләрен күчмә экспозицияләр тулыландырып тора.
“Голография” бүлегендә музейга килүчеләр 40 лап “картина-шәүлә” белән таныша алачаклар.
Фотосурәтләрдән аермалы буларак, голография рәсемнәре тулысынча тасвирланалар, ягъни төрле яклап карап була. Аларның төп үзенчәлекләре дә шунда. Кайсы яктан гына карасаң да картина “җанлана”. Шулай ук картиналар аша сурәтләнгән предметлар ачык, тулы итеп күрсәтелгәннәр. Мәсәлән, мөселманнарның изге урыны - Мәккә шәһәренең макеты аша аның һәр ягын яхшылап карарга мөмкин.
Икеракурслы голографияләр дә бик кызыклы. “Яр буенда” исемле голограммага бер карыйсың - кабырчык хәрәкәтсез, ә инде икенче тапкыр күз салсаң, ул диңгез йолдызчыгына әйләнгән була. Алтыракурслы “Шекспирның кәефе” (Германия) исемле голограмма сурәтләрне хәрәкәттә күрсәттә. Сәнгатьнең бу төре белән кызыксынучыларга “Җилпәзәле кыз”, “Роза белән битлек” һәм “Бүре” голограммалары хуш киләчәк. “Индия битлеге” голограммасы 15 см. га кадәр рамкалардан “ чыга”.
“Су асты дөньясы” бүлегендә диңгез-елгаларда яшәүче сирәк очрый торган һәм экзотик балыкларның төрләре урын алган. Күргәзмәдә барлыгы 20 ләп аквариум. Монда амозонкалы пиранияләрне, сом-долматинецны, сом-клариусны, балык-пычак, малавий циклидын, остротонусны, тетроодонтны (балык-шар) күрергә мөмкин. Шулай ук аксолотль – саламандр-“альбинос” дигән төре дә кызыклы. Әлеге су балыгының саңаклары тире эчендә түгел, ә тышкы якта урнашкан. Биш диңгез аквариумда исә күпләргә таныш “Капитан Немо” мультфильмындагы “диңгез клоунын”, кыю “капитан “Немо”ны күрергә мөмкин булачак. Шулай ук биредә умырткасызлардан, диңгез керпесе, диңгез йолдызчыгы, актини, губка, кораллар да урын алачак.
Искиткеч мавыктыргыч бу күргәзмә Милли музейда беренче тапкыр гына күрсәтелми. Бу юлы да ул казанлыларны яңалыклар белән сөендереп, могҗизалар иленә дәшәчәк.
Күргәзмә көн саен сәгать 10нан кичке 8гә кадәр эшли. Керү Кремль урамы буенча (ачык галерея).