Бүген сәгать 17.00 тә Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында әзербәйҗан яшьләре кичәсе үтәчәк.
22 нче гыйнварда сәгать 18.00 да Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасының Атказанган артисты Лилия Чугунованың иҗадый эшчәнлегенә 20 ел тулуга багышланган иҗат кичәсе үтә.
24 нче гыйнварда сәгать 17.00 тә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Татарстанда Һиндстан Республикасы Көненә багышланган һинд мәдәнияте кичәсе үтә.
24 нче гыйнварда сәгать 17.00 тә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе Лауреаты, ТР Халык артисты, РФ Атказанган артисты Сара Садыйкованың “Ил кызы” дип аталган нота һәм җыр текстларын туплаган яңа җыентыгын тәкъдим итү концерты үтәчәк.
ТР Мәдәният министрлыгының тормышта тулы көчкә яшәү мөмкинлегеннән мәхрүм калган кешеләргә ярдәм итүне максат иткән “Мәрхәмәтлек якты төсләрдә” акциясенең беренче этабы тәмамланды.
ТР Мәдәният министрлыгы әлеге проектның оештыручыcы булып тора.
Шул уңайдан ТР Премьер-министр урынбасары – мәдәният министры З.Р.Вәлиева җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итте.