Казанда «Төрек дөньясында киез сәнгате: тарих һәм хәзерге заман» дип аталган халыкара симпозиум үтәчәк

2009 елның 16 гыйнвары, җомга

 

30-31 нче гыйнварда Казанда “Төрек дөньясында киез сәнгате: тарих һәм хәзерге заман» дип аталган халыкара симпозиум үтә. ТР Мәдәният министрлыгы әлеге проектның оештыручысы булып тора.

Симпозиум кысаларында Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында конференция үтәчәк. Милли сәнгать галереясендә югары һәм урта һөнәри уку йортларының укытучылары, студентлары, сәнгать мәктәбе педагоглары, укучылары өчен остаханәләр оештырылачак, шулай ук танылган рәссамнарның (Хәмзә Шәрипов, Эльмира Гобәйдуллина, Елена Ермолина) «Бүген төрек дөньясында киез сәнгате. Әзербәйҗан, Казахстан, Башкортстан, Татарстан» дип аталган күргәзмә ачылачак. Оста-рәссамнар арасында киездән ясалган иң яхшы сувенирга конкурс оештырылачак.

Проект ТР Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты инициативасы белән оештырыла.

Проектның координаторы: Рауза Солтанова, тел.: 8 96 00 399358, 292-76-59.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International