Спас районында яшәүчеләр кино сәнгатенә якынайды

2009 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

Болгар шәһәрендәге “Октябрь” кинотеатрын уңышлы реконструкцияләүгә бәйле Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – мәдәният министры Зилә Рәхимьян кызы Вәлиева исеменә Спас Муниципаль район башлыгы Камил Нугаевтан Рәхмәт хаты килде.  

Камил Нугаев Спас муниципаль район Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән проектны тормышка ашыруда оештыру һәм техник ярдәм күрсәткән өчен министрга чын күңелдән рәхмәтен белдерә. Хәзер Спаслыларга кино сәнгатенә якынаю өчен бөтен шартлар тудырылды, диелә хатта.

Хәзерге вакытта ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Менделеевск шәһәрендә заманча кинотеатрны эксплуатациягә тапшыру эше алып барыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International