Сара Садыйкованың “Ил кызы” дип аталган яңа җыентыгы дөнья күрәчәк

2009 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

24 нче гыйнварда сәгать 17.00 тә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе Лауреаты, ТР Халык артисты, РФ Атказанган артисты Сара Садыйкованың “Ил кызы” дип аталган нота һәм җыр текстларын туплаган яңа җыентыгын тәкъдим итү концерты үтәчәк.  

“Ил кызы” җыентыгы әлегә кадәр дөнья күрмәгән 60 композицияне эченә алган. Алар әлегә кадәр танылган мелодияләр белән бергә магнитофон ленталарында сакланган. Китапның беренче тиражы – 2000 данә. Аның төзүчесе һәм редакторы – композиторның кызы Әлфия Айдарская.

Проектның спонсоры "КОРРУС-ТЕХ.ИНК" Ябык Акционерлык Җәмгыяте филиалы директоры Элнар Җамалиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International