Бүген Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 150 ел тула

2009 елның 16 гыйнвары, җомга

          Шул уңайдан ТР Премьер-министр урынбасары – мәдәният министры З.Р.Вәлиева җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итте.

 

Кадерле дуслар! Бүген күренекле татар галиме, дин белгече, язучы һәм педагог Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 150 ел тула.

 

  Бу исем XIX-XX гасыр башы татар мәгърифәтчелегенең символы булып тора. Әлеге чор дөньяга бер төркем күренекле фикер ияләрен тудырган, милли мәдәният, гуманизм, әхлак идеаллары үсешенә ныклы этәргеч биргән. Татар иҗтимагый фикере һәм мәдәнияте тарихына Р. Фәхретдин галим-энциклопедист, дини схоластикага каршы торучы, фән, тарих, әдәбият һәм сәнгатьнең гүзәл үрнәкләрен пропагандалаучы булып кереп калган. Ризаэтдин Фәхретдин фән, мәгърифәт һәм рухи үсеш кешене, дөньяны үзгәртүнең бердәнбер юлы икәнлеккә ышанган.  

Галимнең күпкырлы таланты һәм фәнни кызыксынулары хөрмәткә, соклануга лаек. Ризаэтдин Фәхретдин тарих, фәлсәфә, педагогика, юриспруденция, тел белеме, әдәбият, сәнгать, халык иҗаты, география, этнография, археология, медицина, астрономия белән тирәннән кызыксына,  өйрәнә. Аның бу өлкәләрдәге фәнни хезмәтләре бүген дә кыйммәтләрен югалтмаган. Р. Фәхретдиннең иҗадый мирасы гаять зур: әдәп, әхлак, педагогика нигезләре турындагы популяр брошюралардан алып, меңгә якын мөселман мәдәнияте эшлеклесенең тормышын сурәтләгән “Әсәр” (“Сочинения”) тарихи-биографик томнарына кадәр.

Р. Фәхретдиннең шәхесе югары милли аң һәм толерантлыкны берләштерә. Бөтен гомере буе ул туган халкының бәхете өчен, татар телен, мәдәниятен үстерү өчен көрәшкән. Шулай ук гарәп классик әдәбиятен югары бәяләгән, алдынгы рус мәдәниятен пропагандалаучы булган. Р.Фәхретдиннең эңниклопедик хезмәтләре рус галимнәре һәм көнчыгыш белгечләре арасында киң танылу алган.

Күренекле фикер иясенең юбилее безне тагын бер кат аның бәяләп бетергесез мирасын искә төшерүгә этәрә. Алар милли тарих, мәдәният белән кызыксынуның үсүенә, яшьләрне югары гуманистик идеалларга якынайтуга ярдәм итә.

Татарстан Республикасы Премъер-министры урынбасары –

Мәдәният министры

Зилә Вәлиева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International