22 нче гыйнварда сәгать 18.00 да Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасының Атказанган артисты Лилия Чугунованың иҗадый эшчәнлегенә 20 ел тулуга багышланган иҗат кичәсе үтә.
Концерт Россиянең Атказанган, Татарстанның Халык артисты Виктор Деринг идарә иткән ТР Дәүләт кинематография оркестры катнашында үтәчәк. Программада – Владимир Чигарев (вокал), Евгений Буянов (вокал), Рушана Яруллина (вокал), Мария Кузнецова (вокал), Андрей Руденко (фортепиано), Владимир Штейман (фортепиано) чыгышы. Алып баручы – Марита Соколова.
Мәгълүмат “Татаркино” Дәүләт оешмасыннан алынды