ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2009 ел
җомга
10 нчы февральдә сәгать 10.00 да Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының зур залында М.Горькийның “Мещане” драмасы буенча куелган “Өзелгән өмет” спектакле премьерасына багышланган матбугат конференциясе булачак.

5
февраль, 2009 ел
пәнҗешәмбе

14 нче февральдә сәгать 17.00 тә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының Гашыйклар көненә багышланган “Изге Валентин кочагында” дип аталган концерты була.

13 – 17 нче февральдә Казанда шагыйрь Муса Җәлилнең Туган көненә багышланган чаралар үтәчәк.


4
февраль, 2009 ел
чәршәмбе

13-19 нчы февральдә А.М.Горький исемендәге Әдәби-мемориаль музейда инде гадәткә кергән Февраль кичләре – Федор Шаляпинның туган көненә багышланган чаралар циклы үтәчәк.

6 нчы февральдә сәгать 13.00 дә Татарстан Республикасының Югары Ослан районы Печищи авылындагы Янка Купала музеенда “Исем һәм шәҗәрә” дип аталган музей кичәсе үтә.
8 нче февральдә Казан хореография училищесы студентлары 7 – 15 нче февральдә Йошкар-Ола шәһәренең Эрик Сапаев исемендәге Мари опера һәм балет театрында үтәчәк “Кышкы кичләр” опера һәм балет сәнгате фестивалендә катнаша.
6 - 12 нче февральдә “Казан ярминкәсе” Күргәзмә үзәгендә Казанда беренче махсуслаштырылган күргәзмә-сату “Арт-галерея. Казан 2009” башлана.

3
февраль, 2009 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Мәдәният министры Зилә Рәхимьян кызы Вәлиева исеменә Төркиянең “Аяз Таһир исемендәге Идел-Урал” фонды директоры Тулай Дуран ханымнан Рәхмәт хаты килде.

6 нчы февральдә сәгать15.00 тә ТР Милли музеенда “Музыка кораллары дөньясы” күргәзмәсе кысаларында “Җидегән чишмә” музыка кунакханәсе музыкант Яруллиннар нәселенә багышланган очрашу оештыра.

2
февраль, 2009 ел
дүшәмбе

3 нче февральдә Республиканың иң борынгы – 1943 нче елда салынган Яшел Үзән Балалар музыка мәктәбе яңа өйгә күчә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International