Г.Камал исемендәге театр гастрольләрен башлый

2009 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

23 нче гыйнварда сәгать 18.00 да М.Горький исемендәге Самара академия драма театрында камаллылар Туфан Миңнуллинның “Дивана” спектаклен куячак. 24 нче гыйнварда Камал театры труаппасы яшь драматург Илгиз Зәйниевнең “Люстра” комедиясен, 25 нче гыйнварда Зөлфәт Хәкимнең “Мылтык” комедиясен тәкъдим итәчәк.

27-29 нчы гыйнвар көннәрендә әлеге спектакльләр Оренбург шәһәренең М.Горький исемендәге Өлкә театры сәхнәсендә куелачак.

Спектакльләр рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән. 

Проектның координаторы – Илфир Якупов (м. 8 917 297-41-01). 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International