Актерлар йортында һинд мәдәнияте кичәсе үтә

2009 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

24 нче гыйнварда сәгать 17.00 тә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Татарстанда Һиндстан Республикасы көненә һәм Россиядә Һиндстан елына багышланган һинд мәдәнияте кичәсе үтә.

Кичә программасында:

17.00 – Һиндстан сувенирлары, һинд компанияләренең фармацевтика продуктлары, аюрведик препаратлардан күргәзмә-сату, һинд чәенең иң яхшы төрләрен авыз итү.

17.30 – “Көньяк Һиндстан мирасы” классик һинд биюе концерты, “Һинд биюе дәресе” видеофильмын тәкъдим итү.

Өстәмә мәгълүматны (843) 264-73-94 телефоны аша алырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International