Халыклар Дуслыгы Йортында Әзербәйҗан яшьләре кичәсе үтә

2009 елның 2 феврале, дүшәмбе

Бүген сәгать 17.00 тә Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында әзербәйҗан яшьләре кичәсе үтәчәк.

Бирегә 50 дән артык әзербәйҗан студенты чакырылган. Кичә танылган әзербәйҗан комедиясен күрсәтү белән башланачак. Оештыручылар аның исемен әлегә сер итеп саклый. Программада яшь әзербәйҗан җырчылары һәм скрипач чыгышы да бар. Кичә ахырында – дискотекада яшьләр үзләре яраткан әзербәйҗан көйләренә бии алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International