ТР Мәдәният министрлыгының тормышта тулы көчкә яшәү мөмкинлегеннән мәхрүм калган кешеләргә ярдәм итүне максат иткән “Мәрхәмәтлек якты төсләрдә” акциясенең беренче этабы тәмамланды.
Акция кысаларында Казанның Идел буе һәм Киров районы балалар йортларына, ТР Лаеш районы балалар йортына, 6 нчы (2 нче төр) интернат-мәктәп, 7 нче (5 төр) интернат-мәктәп, “Гаврош” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютына республиканың рәсем сәнгате уку йортларында белем алучыларның иң яхшы эшләре бүләк ителде.
Яшь талантлар исә буяу, пумала, кәгазь, мольберт һәм иҗат өчен башка кирәк-яраклар белән бүләкләнде. ТР Мәдәният министрлыгы әлеге идеяне тормышка ашыруда ярдәм иткән өчен Н. Фешин исемендәге Казан рәсем сәнгате училищесына, ТР Дәүләт рәсем сәнгате музее, “Художник” кибетенә, “Канцлер” компаниясе, “Сезам” хобби-үзәгенә рәхмәт белдерә. Проектның инициаторлары - “PRTATAR” иҗат төркеме.