22 нче гыйнварда сәгать 14.00 дә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында композитор һәм җырчы Сара Садыйкованың “Ил кызы” дип аталган яңа җырлар җыентыгын журналистларга тәкъдим итәчәкләр. Аның төзүчесе – Әлфия Айдарская.
Җыентыктагы җырлар арасында инде танылганнары да бар, әмма алар беренче тапкыр китап итеп чыгарыла. Моңарчы бу җырлар магнитафон тасмасына яздырылган килеш сакланган.
Тәкъдим итүдә катнашалар:
ТР мәдәният министры урынбасары – Гөлшат Нигъмәтуллина;
С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ директоры – Мансур Шиһапов;
җыентыкның төзүчесе һәм редакторы – Әлфия Айдарская;
музыка белгече – Клара Таҗиева;
проектның спонсоры – Эльнар Җамалиев.