ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

20 майда Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «ТимТин «Медиастудиясе» һәм «Зур киномарафон» проектының тантаналы йомгаклау чарасы узды, аны гамәлгә ашыру Президент мәдәни инициативалар фонды гранты ярдәмендә башкарылды.

 

30 майда Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Рәшит Кәлимуллинның «Казанны сагыну» дип исемләнгән авторлык концерты була.


25
май, 2022 ел
чәршәмбе

ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясенең Җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпованы һәм Татарстан халкын Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган «Изге Болгар җыены» традицион бәйрәм чарасын уңышлы уздырулары белән котлады.

30 май көнне сәгать 18:30 Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенең Гала-концерты узачак. Концертта җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителәчәк һәм нәфис сүз осталарына бүләкләр тапшырылачак.

Күп санлы үтенечләр буенча Казан яшь тамашачылар театры «Төнге трамвай» ның тагын бер күрсәтүен өстәде. 15 июньнән аудиоспектакль-променад һәр чәршәмбе көнне 23:00 сәгатьтә 5а трамвай маршруты буенча йөриячәк. Элегрәк спектакльгә җомга яки шимбә көннәрендә генә эләгергә мөмкин иде.


24
май, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Милли музее 27 май көнне 14:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр император Петр I белән танышырга һәм Петр чорына зур сәяхәт кылырга чакыра.

Бу җомга, 27 майда, Татарстан Республикасының иҗади яшьләренең IV слеты ачыла. Боровое Матюшино бистәсендәге «Идел» яшьләр үзәгендщ республиканың алдынгы предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче креатив яшьләр җыелачак.

2022 елның 1 июнендә 11.00 сәгатьтә «Әкият» балалар үзәгендә (Петербург ур., 57) ел саен үткәрелә торган «Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге» республика проекты җиңүчеләре катнашында тантаналы чара узачак.

Бүген, 24 май, бик мөһим һәм истәлекле көн – Славян язуы һәм мәдәнияте көне. Бу бәйрәм славян әлифбасына нигез салучы бөек мәгърифәтчеләр һәм изге Кирилл һәм Мефодийны искә алу көненә багышланган.


23
май, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 24 маенда 16.00 сәгатьтә (Казан шәһәре, Татарстан ур., 7) Татарстан Республикасы Язучылар берлеге Татарстан Республикасының халык шагыйре, Габдулла Тукай Дәүләт премиясе лауреаты Зөлфәт (Дөлфәт Маликов) мемориаль такта ачу тантанасын оештыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International