6 август ТР Милли музеенда «Пётр I һәм медицина» стенд күргәзмәсе ачылачак. Күчмә проект Россиянең Петр музейлары Ассамблеясе ярдәмендә Хәрби-медицина музее (Санкт-Петербург) тарафыннан әзерләнгән. Чара Петр I тууына 350 ел тулуга багышлана.
Күргәзмә Пётр I Россиядә медицина тармагы нигезләрен салуы, заманча тормышта бу вакыйганың мөһим роль уйнавы турында сөйли.
Император керткән яңалыклар арасында Россияда беренчеләрдән булып госпитальләр һәм даруханәләр, сәламәтлек саклау министрлыгы образы буларак медицина канцеляриясе, медицина инструментлары җитештерү өчен һөнәр йорты, фармакология нигезләре буларак даруханә бакчалары булдыру тора.
Күргәзмә 15 сәгатьтә ачыла. Күргәзмәгә музей билетлары белән 20 августка кадәр керергә мөмкин, аны Пушкин картасы буенча да карарга була.