ТР Милли музее Бөтендөнья татар конгрессына махсус күргәзмә тәкъдим итте

2022 елның 2 августы, сишәмбе

2 август «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының VIII Съезды пленар утырышы булды. Әлеге вакыйга уңаеннан ТР Милли музее катнашында Конгрессның 30 еллыгына һәм татар мәдәниятенә багышланган күргәзмә оештырылды.

Съезд РФ 80 төбәгеннән һәм 35 чит илдән 1,5 мең делегат һәм мөхтәрәм кунакны туплады. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе, республиканың беренче җитәкчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Күргәзмәдә үз экспонатларын шулай ук ТР Дәүләт архивы тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International