Казанда «Мәдәни код -Яшәү стиле» декоратив-гамәли сәнгать һәм II Этно-fashion халык иҗаты фестивале башланды.
Бүген Г.Камал исемендәге татар театры мәйданында халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать фестиваленең тантаналы ачылышы булып узды.14 августка кадәр дәвам итәчәк фестиваль Россия регионнарыннан һәм якын чит илләрдән 300дән артык катнашучыны берләштерде.
Фестиваль Камал театры каршындагы мәйданда "Мәдәни код - Яшәү стиле" этно-маркеты белән ачылды һәм 7 августка кадәр эшләячәк.
Ярминкәдә Татарстан, Башкортостан, Кырым, Киров, Кострома, Саратов, Курск, Калуга, Оренбург, Пенза, Түбән Новгород, Калининград һәм Ярославль өлкәләреннән, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан, Красноярск краеннан, ХМАО - Югра, Ингушетия, Чуашия, Удмуртия, Саха (Якутия) һәм Россиянең башка төбәкләреннән 100дән артык һөнәрче катнаша.
Алга таба «Хәзинә» Милли галереясендә «Мирас һәм традиция» рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе ачылды.Күргәзмә 14 августка кадәр дәвам итәчәк.