1 августта «Мәдәният онлайн» өченче халыкара премиясенә гаризалар кабул ителә башлый. Гаризалар бирү Мәдәният онлайн ("Культура онлайн") мәгърифәтчелек цифрлы проекты порталында 2022 елның 23 сентябренә кадәр ачык.
"Культура онлайн" халыкара премиясен Россия мәдәният фонды оештыра. 2022 елда премия мәдәният өлкәсендә 8 номинациядә иң яхшы проектларга биреләчәк.
Анда мәдәният учреждениеләре, иҗади берлекләр, иҗтимагый оешмалар, берләшмәләр, блогерлар һәм мәдәният өлкәсендә үз проектларын гамәлгә ашыручы башка оешмалар чакырыла.
Гаризалар кабул итү өчен электрон почта: award@culturaonline.ru
Проектның рәсми сайты: https://culturaonline.ru/
Социаль челтәрләр: https://vk.com/culturaonline, https://t.me/culture_online