Казанда «Мәдәни код - Яшәү стиле» II Этно-fashion фестиваленең икенче көне тәмамланды

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

Бүген Казанда "Мәдәни код-Яшәү стиле" II Этно-fashion халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать фестивале эшлекле программасы кысаларында танылган дизайнер, Raf-Line халыкара күргәзмәләренең арт-директоры Раф Сәрдаров белән иртәнге аш узды.

Иртәнге чәй Элара Шәйхи коллекцияләреннән фрагментлар, Казаннан "Бану Бюросы" брендын, Мәскәүдән Наталья Новикова, Кыргызстаннан Татьяна Воротникова һәм Раф Сәрдаровның "Ассорти" коллекциясен күрсәтү белән тәмамланды.

Фестиваль кысаларында алга таба модератор Римма Кашапова  “Ишморат” керамикасы остаханәсендә түгәрәк өстәлдә  чыгыш ясады. Ул татар мәдәнияте гореф-гадәтләре турында сөйләде.Түгәрәк өстәл Илгизәр Хәмидуллин мастер-классы белән тәмамланды.

«Мәдәни код-Яшәү стиле» II Этно-fashion фестиваленең икенче көне  Казан Кремле территориясендә этно-музыкантлар концерты белән истәлекле булды, анда «Не любо-не слушай» фольклор коллективы һәм Казаннан ЖИВаGO, Түбән Камадан «Алабуга» җыр һәм бию ансамбле һәм Чәбаксардан ÇИЛАРМАН чуваш төркеме, Казаннан  Shoner Paul чыгыш ясады.

Фестивальнең өченче көне Казан Кремленең Пушечный двор сараенда этно-fashion модалы дизайнерларның дифелисы белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International